«Стресссыз татарча сөйләшәбез»: тормышыбызны саклый торган сүзләрне өйрәнәбез
Югары Ослан. Татарча

«Стресссыз татарча сөйләшәбез»: тормышыбызны саклый торган сүзләрне өйрәнәбез

Проектның яңа чыгарылышы - татар телендә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында. «Пешеход», «переход» һәм «светофор»ны ничек әйтергә - һәм ни өчен моны һәркем белергә тиеш.

Исәнмесез, дуслар! Бүген без юлга катышлы «җәяүле», «кичү» һәм «светофор» сүзләрен өйрәнәбез. Бу сүзләрне һәркемгә - олыларга да, балаларга да белергә кирәк. Бүген без яңа сүзләр өйрәнеп кенә калмыйбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә кабатлыйбыз.

Мин - җәяүле

Иң мөһименнән башлыйк. Мин - җәяүле. Я пешеход. Һәрберебез көненә бер генә тапкыр булса да урамга чыгабыз һәм җәяүле булабыз. Һәм безнең тормышыбыз юлларда үзебезне ничек тотуыбызга бәйле.

Юлны җәяүлеләр кичүе аша үтәбез. -  Дорогу переходим по пешеходному переходу.

Юлны җәяүлеләр кичүе аша үтәбез

Ике сүзне истә тоту мөһим:

  • Юл - дорога
  • Җәяүлеләр кичүе – пешеходный переход

Сулга һәм уңга карыйбыз

Балачактан ук һәркем белә торган гади кагыйдә: башта сулга карыйбыз, аннары уңга карыйбыз. Сначала смотрим налево, потом направо.

  • Сулга - налево
  • Уңга - направо   

Бу ике сүзне берничә тапкыр әйтергә кирәк. Алар кыска, ләкин бик күп нәрсә алардан тора.

Светофор

Әгәр светофор бар икән - аңа карыйбыз. Если есть светофор — смотрим на него.

  • Кызыл - красный. Кызыл - туктыйбыз.  Красный - стоим.
  • Сары - желтый. Сары - әзерләнәбез. Желтый - готовимся.
  • Яшел - зеленый. Яшел кичәбез. Зеленый - переходим.

Өч төс, өч сүз, өч гамәл. Гади һәм тормыш өчен мөһим.

Колакчыннар – салабыз!

Юлны кичү алдыннан колакчыннарны салабыз. Нигә? Машина тавышын ишетү өчен. - Перед переходом снимаем наушники.

  • Колакчыннар - наушниклар

Бу кагыйдәне еш кына оныталар. Ләкин нәкъ менә ул гомерне саклап кала ала. Колакчыннарымны салдым - юлны күрдем һәм ишеттем - куркынычсыз адым ясадым.

Бу кагыйдәне еш кына оныталар. Ләкин нәкъ менә ул гомерне саклап кала ала.

Мин юлны дөрес кичтем: сулга, уңга, светофорга карадым, колакчыннарымны салдым. Сез дә шулай эшләгез - үзегезне саклагыз!

Үзегезне саклагыз – берегите себя!

Юл - асфальт һәм машиналар гына түгел. Бу әле безгә игътибарлы булырга ярдәм итә торган сүзләр дә. Вакытында әйтелгән бер сүз - һәм юлны кичү куркынычсыз була. Кычкырып әйтелгән бер җөмлә - һәм кагыйдә мәңгегә истә кала.

Сүзләр өйрәнегез. Кагыйдәләрне үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Сау булыгыз! Киләсе чыгарылышта очрашканчыга кадәр! До встречи в следующем выпуске! 


Нет комментариев