Соколка тавында "Түбәтәй Tower" төзеләчәк
Югары Ослан. Татарча

Соколка тавында "Түбәтәй Tower" төзеләчәк

"Tower Түбәтәй" проекты Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.

Күзәтү манарасы республиканың Югары Ослан районында Соколка тавы янында төзеләчәк, дип хәбәр итә РФ Дәүләт экспертизасы матбугат хезмәте.

Күзәтү манарасын «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Идел буе Болгары»туристик-рекреация кластеры территориясендә төзиячәкләр. Объект өчен бүлеп бирелгән участокның масштабы 5 927 кв. м тәшкил итә.

Участокта шулай ук КПП, 70 автомобильгә парковка, тугыз автобус һәм алты автодом, су белән тәэмин итү, инженерлык һәм электр челтәрләре, канализация төзү планлаштырыла.

 

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Соколка смотровая башня

Нет комментариев