Сокланырлык тормыш юлы үткән ул
Байлык артыннан кумадым, дәрәҗәләргә кызыкмадым
Катлаулы, шул ук вакытта мәгънәле тормыш юлы үткән ул. Сыкранмыйча, зарланмыйча җаваплы эшләрдә эшләгән, баласын үстергән, туганнарына ярдәм иткән.
Бүген дә шат күңелле ул, актив тормыш рәвеше алып бара Тәскирә Нурәхмәт кызы Биктаһирова. Ул Биектау районы, Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә Бөек Ватан сугышы башланган елны туа. Гаиләдә олы бала булып, эне-сеңелләрен тәрбияләп үстерә, әнисенең өйдә дә, эштә дә төп ярдәмчесе була ул. Балачактан җырга-моңга гашыйк, кайда гына булмасын, нинди эшләрдә эшләмәсен, ул җырдан аерылмый, җыр бүгенге көнгә хәтле озата бара аны.
Урта мәктәпне тәмамлагач Бөреле җәнлек совхозында эшли башлый. Ике елдан соң Казандагы тегү фабрикасына эшкә килә. Чаялыгын, тырышлыгын күреп, аны комсорг итеп сайлыйлар. Шунда ук партия сафларына да баса. Җиңел сәнагәть техникумын тәмамлый.
Ә гаилә тормышы аны 1968 елда Югары Ослан районына алып килә, Ватан авылына килен булып төшә Тәскирә апа. Улы Радик туа, ләкин ире белән юллары аерыла, баласын үзенә генә үстерергә туры килә аңа. Югары Осланда райкомда эшли башлый. Ул елларны сагынып искә ала, Захарова Екатерина Павловна, Колезнева Хәмдия Мәсгут кызы белән эшләгән елларны якты хисләр, хөрмәт белән йөрәк түрендә саклый.
1990 елларда Россиядә авыр, болганчык еллар булып, КПСС эшчәнлеге тыела, оешма таратыла, үзенең эшчәнлеген туктата. Тәскирә Нурәхмәт кызын район эчке эшләр бүлегенә чакыралар, лаеклы ялга чыкканчы паспорт өстәлендә эшли. “Ул вакытта кәгазь эшләре бихисап булуга карамастан, бер кешенең дә гозерен аяк астына салмадым. Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәләр дә, кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым”,- дип искә ала ул елларны. “Хезмәт ветераны”, “Сугыш чоры балалары” медальләре белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялда да тыныч кына өйдә утырмый Тәскирә апа. “Гел Югары Ослан белән Биектау арасын таптадым. Туганнарымны ташламадым, булыштым. Заманында бик тату яшәдек. Энеләремне, әниемне тәрбияләп соңгы юлга озаттым, аларны югалтуны бик авыр кичердем. Туганнарыма якын булдым, бүген дә бик сагынам аларны, догаларымнан калдырмыйм. Байлыкка, дәрәҗәләргә кызыкмадым”,- ди сабыр гына елмаеп.
Улы Радик, килене Илсия, оныклары Руслан, Рүзильнең уңышларына, тормышларына сөенеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшиләр, алар аның терәге, юанычы, кирәк вакытта ярдәм кулы сузучы.
Бүген дә Тәскирә Нурәхмәт кызы актив тормышта яши. Догалар укый. Җәяү йөрергә ярата, еш кына мәдәният паркында тренажерларда шөгыльләнә. Менә 13 ел инде “Волжанка” хорының алыштыргысыз җырчысы ул. “Без анда җырлап кына йөрмибез, аралашабыз, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Күңел төшкән вакытларда аларны күреп сөйләшсәм, күңелләр үсеп китә”,- дип бүлешә Тәскирә апа.
Булганына шөкер итеп, бүгенге көненә риза булып яши Тәскирә апабыз. Аңа озын, сау-сәламәт тормыш теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев