Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Шелангада котлау открыткалары иҗат иттеләр

Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән «Мәктәп укучысы өчен мәдәният» проекты кысаларында Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова открыткалар ясау буенча мастер-классы үткәрде.

Беренче сыйныф укучылары өчен кәгазьдән валентинкалар ясау бик күңелле үтте. Аларны әзерләү мавыктыргыч һәм яраткан шөгыльгә әверелде. Балалар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар. Ә 2-4 сыйныф укучылары йомшак тукымадан эшләнмә ясарга өйрәнделәр.

Сыйныф җитәкчеләре һәм Сәрия Ефимова җитәкчелегендә балалар эшләнмәләрне карап чыктылар, йөрәкләрне кисеп, кырыйларын кулдан эшкәртеп, декорларын тектеләр. Нәтиҗәдә алсу йөрәкле валентинкалар килеп чыкты. Эшләр бераз катлаулы булса да, нәтиҗәсе барысына да бик ошады һәм балалар өйләренә шатланып һәм бәхетле булып таралдылар. Алар четерекле тегү эшен булдыра алдылар һәм аларда өйдә тегүне дәвам итү теләге барлыкка килде. Бу кечкенә генә мәхәббәт белдерү әсбапларын балалар якыннарына тапшырачак.

Үз кулларың белән эшләнгән теләсә нинди шөгыль – балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы гына түгел, ул һәрвакыт уңай хис-кичерешләр һәм эш тәмамлангач, искиткеч кәеф бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев