Шеланга балалары юлларда куркынычсыз йөрү яклы
14 июнь көнне Шеланга урта мәктәбенең «Дуслык» мәктәп яны лагеренда Юл хәрәкәте кагыйдәләре көне узды.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторинада бик теләп катнаштылар, анда үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм урамда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында күп яңалыклар белделәр.
Командалар юлларда куркынычсызлыкны пропагандалаучы театральләштерелгән сәхнәләр, плакатлар һәм лозунглар күрсәттеләр.
Мондый чаралар балаларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру өчен бик мөһим. Бу күңел ачу гына түгел, алар көндәлек тормышта куллана алачак файдалы тәҗрибә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев