Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Шеланга амбулаториясе табибларны каршы алды

Районда ял көне дә табиблар авыруларны кабул итәләр, ял көннәре поликлиникасы эше күптән җайга салынган, район халкы бик теләп табибларга мөрәҗәгатъ итә, тиешле ярдәмне ала.

Ә бу ялларда Шеланга амбулаториясе стеналарында күчмә кабул итү үтте.

Шеланга авыл җирлегендә яшәүчеләр невролог, эндокринолог, кардиолог, хирург һәм терапевт консультацияләрен алдылар, шулай ук УЗИ диагностикасы үтәргә дә мөмкинлек бар иде.

Реклама

Табиблар барлыгы 40 тан артык кеше кабул итте, күп пациентларга  хирург ярдәме кирәк булган.

Ерактагы торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, якынайту максатыннан, табибларның районның башка медицина оешмаларына дә баруы планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев