Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Шәриф Камалны искә алдылар

Шәриф Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби сәгать Югары Ослан интернат-йортында үтте.

Байгилдиев Шәриф Камалетдин улы 1884 елның 27 феврале, Пенза губерниясе, Инсар өязе Татар Пешләсе авылында туа – 1942 елның 22 декабрендә Казанда вафат була. Язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Интернат хезмәткәрләре Шәриф Камал - татар язучысы, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин ордены иясе турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында интернатта яшәүче Карамова Нәсимә Шәриф Камалның Каспий балыкчыларының тормышына багышланган автобиографик повесте "Акчарлаклар"  турында сөйләде.

Мондый танып белү чаралары тәрбияләнүчеләрдә зур популярлык казана, аларга күп кенә яңалыкларны белергә мөмкинлек бирә, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев