Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Салават күпере»ндә җәйгә әзерлекне башладылар

Кыш ахырына якынлашты. Кояш һаман биегәя бара, үзенең нурлары белән җылыта. Җәйгә әзерләнү вакыты, үсентеләр утырту вакыты җитте.

Тәрәзә төбенә бакча утырту - балаларның үсемлекләрне карау, алар үсү өчен яктылык, җылылык, дым, туфрак кирәклеге турындагы күзаллауларын киңәйтүнең менә дигән ысулы.

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм өлкән төркем балалары туфрак, орлык, савытлар әзерләп, “Тәрәзә төбендә бакча” дәресе үткәрделәр. Алар беренче суган һәм чәчәкләрнең кайбер төрләрен утырттылар.  Хәзер балалар үсемлекләрнең үсүен даими рәвештә күзәтеп барачаклар.

Үсемлекләрне тәрәзә төбендә үстерү балаларның танып белү үсешендә, экологик культура, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев