Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалары Карст күленә сәяхәт ясадылар

Табигатькә экскурсия - тәрбияләнүчеләр өчен танып белү һәм мавыктыргыч маҗара гына түгел, мондый сәфәрләр нәтиҗәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать белән аралашудан ләззәт алалар һәм үз организмнарын сәламәтләндерәләр, шулай ук әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплырак булалар, аны кадерләргә һәм сакларга өйрәнәләр.

“Салават күпере”нең өлкән төркем балалары Карст күленә экскурсиягә юл тоттылар. Көзге һава торышы бик матур, кояшлы, җылы иде.

Юлда балаларга көзге чорда сулыкларда хайваннар, кошлар һәм балыкларның тереклек эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук көзге киемнәрдәге агачларны карадылар, таныш агачларның исемнәрен искә төшерделәр.

Балаларны көткән беренче, иң якты тәэсир – ул үрдәкләр иде. Үрдәкләр балаларны бер ярдан икенчесенә кадәр йөзеп, озата бардылар. Алар үрдәкләрнең ярга чыгып, коелган яфрак өемнәрен томшыклары белән кызык кына актарып, үзләренә азык эзләгәннәрен күзәтеп тордылар.

Балалар болытлы зәңгәр күкне көзгедәй чагылдырып, таныш йортларны һәм агачларны искиткеч матур итеп баштанаяк әйләндереп салган су өстен кызыксынып күзәттеләр.

Күлдә шулкадәр чүп-чар җыелуына да балалар бик гаҗәпләнеп карадылар. Алар өйдә генә түгел, табигатьтә дә чисталык һәм тәртип сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Балалар бакчасына кайткач, балалар күлнең матурлыгы турында бик озак сөйләшеп, уй-фикерләре белән бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев