Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалар бакчасы “Сәйяр”фестивале призерлары

3 декабрьдә Татарстан Республикасының “Әкият” балалар үзәге дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале үткәрелә. Фестиваль 2016 елдан башлап ел саен «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау , өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә .  

Беренче яртыеллыкта мәктәп һәм муниципаль этаплары узды, аларның нәтиҗәләре буенча республика этабына татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә 336 гариза кергән.

Бүләкләү тантанасында Югары Осланның «Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Ольга Лисина катнашты. Балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләр Республиканың мәктәпкәчә оешмалары арасында фестиваль призерлары булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев