Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сәламәтлек утраулары буйлап сәяхәт

Вахит авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова «Сәламәтлек утраулары буйлап сәяхәт» дәресе үткәрде.

Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар тулы файдалы азык кулланырга, һәм, әлбәттә инде, гигиена һәм көн тәртибе турында онытмаска кирәк.

Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алдылар, спорт турында табышмаклар чиштеләр.

Аннан соң балалар биремнәрне күңелле һәм дәртле итеп башкардылар: зарядка ясадылар, сикергечтә сикерделәр, кыршау әйләндерделәр һәм туп уйнадылар.

Чара бер сулышта узды - барысы да күтәренке кәеф, энергия, әлбәттә, үз сәламәтлекләрен ничек саклап калу турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев