Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре кисәтә
Кызганычка каршы, соңгы вакытта телефон кырыгалдарлары медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле схемаларны ешрак куллана.
Украина территориясеннән эшләүче мошенниклардан телефоннарга шалтырату очраклары билгеләп үтелде. Алар Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларына беркетелгән пациентларга мөрәҗәгать итә. Сөйләшүдә табиб-терапевт эштән чыгарылган, ә пациент ультратавыш тикшерүенә язылган дигән уйлап чыгарылган тарих кулланыла. Янәсе, мәгълүматларны яңарту өчен пациенттан паспорт номерын алырга тырышалар, шулай ук УЗИга язу кодын хәбәр итүне сорыйлар, аларны телефонга СМС-хәбәр рәвешендә җибәрәләр.
Хөрмәтле гражданнар! Беркайчан да һәм беркемгә дә телефон аша шәхси мәгълүматларны, шулай ук сезнең телефоннарга СМС-хәбәрләр рәвешендә килә торган төрле кодларны һәм цифрлы мәгълүматларны тапшырмавыгызны сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, медицина оешмалары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларын сорамый. Кирәк булганда мәгълүматны яңартырга поликлиникага чакыралар. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев