Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, түләмә авыруы!

Түләмә (сибирская язва) хайваннар һәм кеше өчен бик куркыныч авыру.

Баш ветеринар врачы Марат Зиатдинов түләмә авыруының куркыныч булуы һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып үтте.

Түләмә хайваннар һәм кешелек өчен бик куркыныч йогышлы авыру, ул күп очракта үлемгә китерергә мөмкин,- дип сүз башлады Марат Фарук улы.  Хайваннар авыру хайваннарның элеккеге каберлекләре янында  урнашкан көтүлекләрдә көтү вакытында зарарланалар. Түләмә авыруын китереп чыгаручы споралар озак вакыт зарарлы булып сакланалар.

Хайваннарга гадәттә түләмә авыруы эссе коры җәй айларында йога, үләннәр корый, катылана, сусыллыгын югалта, каты үлән организмның лайлалы өлешен җәрәхәтли, споралар шул яралардан организмга үтеп керә.

Кеше авыру хайваннарны караганда, аны суеп эшкәрткәндә, үлгән хайваннарны күмгәндә, шулай ук авыру хайваннарның терлекчелек продуктлары ( тиресе, йоны һ.б.) белән эш иткәндә зарарлана. Инфекция тире, сулыш юллары , сирәк кенә ашказаны-эчәк тракты аркылы организмга үтеп керә. Күп  очракта тәннең ачык өлешләре зыян күрә.

Түләмә белән зарарланмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-хуҗалыкларында хайван булган кешеләргә  хайваннарга профилактик вакцинация ясау мөһим

Барлык гражданнарда шуны истә тотарга тиеш: прививка ясатмаган хайван бу инфекциядән авыру һәм үлем куркынычы астында. Хайванны суяр алдыннан алдан тикшерү өчен ветеринар чакыру кирәк, терлекчелек продуктларының куркынычсызлыгын раслау өчен лаборатор тикшеренүләре дә үткәрергә туры килә .
Терлекләрнең авыруы һәм үлү очраклары турында шунда ук торак пунктка һәм хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче ветеринарга кирәкле чаралар күрү өчен хәбәр бирергә кирәк.

Шәхси затлардан ит сатып алганда тиешле рөхсәт язуын сорау зарур.

Онытмагыз, ветеринария тамгалары (клеймо) булмаган ит сатып алу һәм терлекчелек продуктларын сатучыда ветеринария рөхсәт документлары булмаса, сез үзегезне һәм якыннарыгызны үлемгә китерүче авыру белән зарарлау  куркынычы астына куясыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев