Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, талпан!

Кыштан соң язын, көннәр җылыта башлагач, барлык җан ияләре кышкы йокыдан уяна. Әле агачларда яфраклар юк, ә инде Республикабызда талпан (клещ) тешләү очраклары бар. Татарстан талпан таратучы йогышлы авырулар буенча хәтәр территориягә керә.

Әгәр дә тәнгә талпан кадалса кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар тәнгә кадалган талпанны алып, дәва билгелиләр, ә талпанны инфекциягә тикшерүгә җибәрәчәкләр.

Йогышлы чир таратучы талпаннар тәнгә берегеп кешене талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, эрлихиоз, листериоз, туляремия һәм башка йогышлы авырулар белән зарарларга мөмкин. Боррелиоз һәм энцефалит бик авыр чирләр. Энцефалит авыруы нерв системасын зарарлый. Чир үзен белгертмәскә дә мөмкин. Энцефалит   үлемгә ,кул, муен мускуллары параличына, эпилепсиягә, акыл җиңеләюгә китерә. Ә боррелиоз хәрәкәт аппаратына, йөрәк-кан юллары системасына, озак вакытка эшкә яраксызлыкка, инвалидлыкка китерергә  сәләтле.

Чирнең яшерен барган чорында ( ул бер-ике көннән кырык көнгә кадәр дәвам итә)авыруның тән температурасы күтәрелә, авыру хәлсезләнә, башы авырта, косасы килә. Бу билгеләр барлыкка килү белән кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чир хроник рәвешкә күчмичә, инвалидлыкка китермәсен өчен дәвалануны тиз башлау мөһим.

Талпаннан саклану чаралары булып тәбигатькә чыкканда химик препаратлар куллану, махсус ябык киемнәрне талпан кермәслек итеп киенү санала.

Гадәттә талпаннар агачларның аскы өлешендә, үләннәрдә яшиләр. Андый  җирләрдә булганда 1,5-2 сәгать саен тәнегездә, киемнәрегездә талпан юклыгын тикшереп торырга кирәк. Талпан гадәттә колак артын, муенны, култык астын, башның  чәчле өлешен ярата.

Талпанны киемнәрдә, тәнегездә тапкан очракта аларны сытарга ярамый, шул рәвешле дә зарарланырга мөмкин.Тәнгә  ябышкан талпанны алып ,ул урынга йод сөртергә кирәк.Мөмкинлек булса талпанны ябык савытка салып медицина оешмасына алып барырга.

Талпан тараткан авырулардан саклану  булып иң киң таралган чара  вакцина ясату санала. Вакцинаны көз айларында ясата башлап, апрель аенда тәмамлау мөһим. Бер елдан ревакцинация ясату сорала. Ә аннары өч елга бер тапкыр вакцина ясату шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев