Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз, яңа төр алдалаулар барлыкка килгән

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сим-карталар белән алдалауның яңа схемасы турында кисәтте.

Мошенниклар гражданнарга шалтыратып сим-картаның гамәлдә булу вакытын озайтырга тәкъдим итә.

Телефон караклары кулланучыларны алдау өчен яңа схеманы куллана башладылар.    

Моның өчен алар үзләрен корбанның мобиль операторы вәкиле дип атыйлар,- дип хәбәр итә  министрлык матбугат хезмәте. Мобиль җайланманы кулланучыны аның сим-картасының гамәлдә булу вакыты бетә дип ышандыра. Мондый очракларда җинаятьчеләр мондый сүзләр  куллана: «Сезнең номер 20 сентябрьгә  кадәр актив. Сез озайтырга телисезме”   Сим-картаның эшен "озайту" өчен гражданинга "операторга" смс кодын тапшырырга кирәк. Аны алгач, караклар сим-карта дубликатын ясыйлар яки шалтыратуларны һәм смсны башка номерга күчерәләр. Бу аларга онлайн-банкка, почтага, дәүләт хезмәтләренә һәм корбанның башка шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге бирә. 

ТР министрлыгы  мондый ситуацияләргә аңлатма биреп, сим-карталарның гамәлдә булу вакыты булмавын ассызыкладылар, яки аларның куллану срогы юк.

"Беркайчан да кодларны һәм башка мәгълүматны шалтыратучыларга хәбәр итмәгез. Игътибарлы булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез ", - дип идарә тармагында тагын бер кат искәртеп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев