Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз: церкариоз!

Җәй һәм су коену сезоны башланып килә, ләкин су янында уяу булу да сорала.

Кызганычка каршы, Югары Ослан районында церкариоз белән авыруның беренче очрагы теркәлгән инде. Шуңа да барыбызга да, бигрәк тә балаларны саклану сорала. Балаларның тән тиреләре нәфисрәк, ә иммунитеты мондый тәэсирләргә чыдамлыгы кимрәк булырга мөмкин. 

Церкариоз - төче сулыкларда, бигрәк тә су кошлары һәм төче су әкәм — төкәмнәре - йогышлану чыганаклары булган урыннарда тереклек итүче паразит личинкалары китереп чыгарган тире шешүе ул.

Авыруның билгеләре:

Зарарланган су белән контакттан соң тиредә черки тешләгән яки кычыткан чакканга охшаган кычыта торган тимгелләр барлыкка килә.

Ничек сакланырга?

1. Зарарлану чыганакларының ачык билгеләре булган сулыкларда коенмагыз: су кошлары (бигрәк тә үрдәк) күп, ярларын куаклар, үләннәр баскан, төче су әкәм-төкәмнәре күп.

2. Суда үсемлекләр күп булган сайлыклардан сакланыгыз.

3. Суда, бигрәк тә үсемлекләр арасында озак тормагыз.

4. Судан чыккач ук сөлге белән бик тырышып сөртенегез.

5. Мөмкин булса, коенганнан соң ук душка керегез.

Сезнең сәламәтлек һәм балаларыгызның иминлеге сезнең кулларда! Су буйларында ял иткәндә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев