Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сак булыгыз!

Мошенниклар хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның якыннарын алдалый башладылар

Хәзер мошенниклардан шалтыратулар һәм хәбәрләрне хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары ала башлады. Алдаучылар аларга акчаны "куркынычсыз исәп" ярдәмендә сакларга тәкъдим итә.

Җинаятьчеләр ышандырганча, хәрби хезмәткәрләргә Президент указы буенча тиешле бер тапкыр түли торган 195 мең сум акчаны  айлык  түләүдән тотып калачаклар,  янәсе дисциплинар җәза яки хезмәт бурычларын үтәгәндә хокук бозган өчен.  

Үз сүзләрен раслап, аферистлар мессенджерга  Россия Оборона министрлыгының финанс белән тәэмин итү департаменты приказының копиясен җибәрә. Кеше акчасыннан мәхрүм булмасын өчен, алар акчаны "куркынычсыз исәп" кә күчерергә тәкъдим итә. Күчергән акчаны кире кайтарырга вәгъдә итәләр, тик аннары алар юкка чыгалар.

Мошенниклардан ничек сакланырга?

  • Әгәр дә сез шалтыратучы кешенең шәхесенә шикләнсәгез, трубканы алмагыз.
  • Онытмагыз: “куркынычсыз имин счетлар” юк. Мошенниклар баер өчен корбаннарына үз счетларының реквизитларын бирәләр.
  • Барлык акчалата сораулар буенча үз банкыгызга мөрәҗәгать итегез. Телефонны аның сайтында һәм карточкада табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев