«Шәһри Казан» газетасы үзенең 33 нче туган көнен билгеләп үтә
1990 елның 17 августында «Шәһри Казан» газетасының беренче саны дөнья күрде.
Бүген халык газетасы коллективы аның 33 нче туган көнен билгеләп үтә. Газета, чыннан да, халык мәхәббәтен актуаль, кызыклы материаллары хисабына казанды. Моннан тыш, газетаның социаль челтәрләрдә күпсанлы төркемнәре барлыкка килде, анда кешеләр үз фикерләре, проблемалары һәм шатлыклары белән актив уртаклаша. Ике ел элек газетаның "Язмыш" кушымтасы чыга башлады, ул шушы вакыт эчендә республикабызда һәм аннан читтә өлкәләрдә дә бик популяр басмага әйләнде.
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективын чын күңелдән котлыйбыз һәм «Югары Ослан татарча» проектын алып баруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев