Россиядә мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде
РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдиме мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү сыйфатын, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
"Мәктәпкәчә белем бирү - ул баланың киләчәге өчен ныклы нигез. Нәкъ менә тәрбиячеләр балаларга социаль күнекмәләрен үстерергә, яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәп программасын уңышлы үзләштерү өчен кирәкле база белемнәре һәм күнекмәләре нәкъ менә кечкенәдән үк формалаша. Без һәр балага сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирүне тәэмин итүне дәвам итәчәкбез, үсеп килүче буынның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудырачакбыз», - дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәктәпкәчә белем елы кысаларында:
Бөтен ил буенча балаларның мәктәпкәчә оешмаларда булу шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар узачак.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый якны җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибе эшләнәчәк һәм расланачак, шулай ук тәрбия бурычларын хәл итүнең нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертеләчәк.
2026 елда Россия төбәкләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын укыту программасын этаплап кертү дәвам итәчәк. 2030 елга әлеге программаны гамәлгә ашыру белән Россия Федерациясенең барлык төбәкләрен дә колачлау планлаштырыла.
Экспертлар белем бирү киңлекләрен рәсмиләштерү һәм инфраструктура формалаштыру буенча, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен дә, тәкъдимнәр булдырачаклар.
Педагоглар һәм ата-аналар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең Бердәм Россия цифрлы ресурсы эшли башлаячак. Ресурска керү мөмкинлеге шул исәптән MAX мессенджерында да мөмкин булачак.
Мәктәпкәчә белем бирү елын оештыру - методик яктан тәэмин итү буенча оештыру комитеты төзү каралган.
Чараларны гамәлгә ашыру планы Россия мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмаларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев