Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Россия геройларына дан

9 декабрьдә илебездә истәлекле дата - Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий, Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.  

Бу истәлекле дата алдыннан һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Нәбиулла Шәфигулла улы Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Үткән заман геройлары” дип аталган квест-уен үткәрделәр. 

Укучылар 2 командага бүленделәр: «Ватан», «Замандаш», һәрберсе капитаннарын сайлады. Команда капитанының станция исемнәре язылган биш маршрут кәгазе бар иде: «Күнекмәләр», «Безнең Геройлар», «Россия Геройлары китапларда», «Россия тарихы китап битләрендә», «Хәрби бит». Чарада катнашучылар Ватан Геройлары көне тарихы һәм Россиянең атаклы гаскәр башлыклары белән таныштылар. Тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр, туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар. Маршрутлар буенча сәяхәт итеп, каһарман шәхесләр турында белделәр, илебездә булган вакыйгаларны искә төшерделәр. Катнашучылар эрудиция, логика һәм тапкырлык, сугыш-патриотик тематикасының тарихын һәм әдәби әсәрләрен бик яхшы белүен күрсәттеләр. Аларның исемнәре белән Югары Ослан урамнары аталган Бөек Ватан сугышы геройлары турында махсус мәгълүмати битләр ясадылар.

 Нәтиҗәдә бер очко аерма белән “Ватан” командасы җиңде.

Укучылар өчен “Ватан турында, батырлык турында, дан турында” китап күргәзмәсенә һәм “Хәтер шәме” дигән иҗат остаханәсена күзәтү ясалды. Чара  һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев