Роспотребнадзор агулы үсемлекләрнең һәм җиләкләрнең куркыныч булуы турында кисәтә
Саф һавада агачлар һәм үсемлекләр арасында үткәргән вакыт кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Ләкин кайбер үсемлекләр сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Үсемлекләр белән бигрәк тә балалар кызыксынучан.
Роспотребнадзор агулы үсемлекләрнең һәм җиләкләрнең куркыныч булуы турында кисәтә. Йөрәккә агулы йогынты ясый торган үсемлекләргә ландыш чәчәге дә керә. Үсемлекнең барлык өлешләре дә агулы. Бу үсемлек белән агулануның иң киң таралган нәтиҗәләре - эч авыртуы, күрү сәләте бозылу, акрынайган һәм регуляр булмаган пульс, ә авыр очракларда – көзән җыеру, косу һәм эч китү, аритмия һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Ландыш белән агулану дәвалауга авыр бирелә. Агуланган кешене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга кирәк.
Тагын бер агулы үсемлек – уймак чәчәк, ландышныкы кебек үк, үсемлекнең барлык өлешләре дә агулы.
Уймак чәчәк (наперстянка) белән агуланганда йөрәк туктарга мөмкин. Башка симптомнардан - эч авыртуы, диарея, косу, баш авыртуы, пульсның акрынаюы, баш әйләнүе, цианоз, көзән җыеруы, делирий һәм галлюцинация.
Бругмансия чәчәгенең орлыклары, чәчәкләре шулай ук агулы. Бу агу белән агулану аңның буталчыклыгына, йөрәк эшчәнлеге бозылуга, баш авыртулары, күрү һәм ишетү галлюцинацияләренә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин
Табигатьтә йөргәндә агулы җиләкләр дә очрарга мөмкин.
Карга күзе (вороний глаз) җиләге кара җиләккә охшаган. Җимешләре йөрәк-кан тамырлары системасын зарарлый, тамыры косуны китереп чыгара, ә яфраклары нерв системасын зарарлый.
Бүре җиләгеннән (волчеягодник) дә куркырга кирәк. Аның җиләкләре бик куркыныч. Авыр агулану өчен биш җиләкне ашау да җитә. Күбрәк ашау үлемгә китерә. Агулану симптомнары: мул төкерек бүленү һәм проблемалы йоту, эчәклектә каты авырту, кан катыш косу, диарея, күзнең ялкынсынуы, көзән җыеру, хәл бетү, һуштан язу, канлы бәвел. Йөрәк эшчәнлеге туктау үлемгә китерергә мөмкин.
Эт җиләге (белладонна) шулай ук агулы үсемлек. Балаларның 3-5 җиләк, өлкәннәрнең 15-20 җиләк ашау үлемгә китерә. Агулану симптомнары: җиңелчә агулану билгеләре – авыз эче корый һәм авызда һәм йоткылыкта яндыру хисе барлыкка килә, йотарга авыр, сөйләм, йөрәк тибеше бозылу, тән кызышу.
Тавыш карлыга, күз күреме бозыла, яктылыктан курку барлыкка килә, артык ярсыну күзәтелә, кайвакыт саташу һәм галлюцинация күзәтелә. Катлаулы агулану вакытында - ориентация тулысынча югала, кискен хәрәкәт һәм психик ярсыну барлыкка килә, тән температурасы күтәрелә, кан басымы төшә һәм пульс әкренәя. Параличтан һәм кан тамырлары җитмәүчелегеннән үлем очрагы булырга мөмкин.
Татлы-ачы паслен (паслен сладко-горький) очраса да сак булыгыз. Бу үсемлекнең җиләк-җимешләре кечкенә помидорларга охшаган. Азыкка аз гына микъдарда пасленны куллану сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Агулану симптомнары: эч авыртуы, косу, күз карасы киңәю, сулыш алу кыенлыгы, пульс аритмиясе, баш әйләнү.
Агулы үсемлекләрнең зарарыннан саклану өчен, аларны танып белергә өйрәнергә кирәк. Балалар белән бергә агулы үсемлекләрнең һәм җиләкләрнең тышкы күренешен өйрәнегез. Җиләк җыйганда сез яхшы белгәннәрне генә сайлагыз. Таныш булмаган җиләкләрне татып карамагыз. Кечкенә балаларны урманда, паркларда һәм бакчаларда караучысыз калдырмагыз.
Хәтерегездә тотыгыз, агуланган очракта авыр нәтиҗәләрне булдырмас өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев