Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интернет-олимпиада бара

16 сентябрьдән 5-7 сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча Республика интернет-олимпиадасы старт алды.

Олимпиада интерактив формада «Сакла» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы порталында уза. Анда 30 минут дәвамында 30 сорауга җавап бирергә кирәк.

Октябрьский урта мәктәбенең 5-7 класс укучылары бу олимпиадада актив катнаштылар. 6,7 класс укучылары 5,6,7 класс укучылары өчен Олимпиада бүлекләре сорауларына, ә 5 класс укучылары ЮИД отрядлары әгъзалары сорауларына җавап бирделәр

Сораулар «Сакла»  sakla.ru  һәм  ЮИДРОССИИ.РФ порталының мәгълүмати материаллары буенча төзелде. Сораулар түбәндәге темаларны үз эчен ала: юл йөрү кагыйдәләрен төзү тарихы, җәяүлеләр бурычлары, велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләре, пассажир бурычлары, юл билгеләре, юл элементлары, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, СИМ куллану кагыйдәләре.

Нәтиҗәләр «Сакла» sakla.ru  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы порталында электрон системада автомат рәвештә исәпләнә.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да катнашу турында электрон таныклык ала, аны куратор-педагогның шәхси кабинетында карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев