Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Редакциябезгә рәхмәт хаты килде

Рәхмәт хатын районыбызның Ватан авылында яшәүче Суфия апа Төхвәтуллина язган.

Ул Ватан авылы халкы исеменнән яза:

“ Авылыбыз бик кечкенә, бик матур җиргә урнашкан, бер беребез белән бик дус-тату яшибез. Бергәләшеп  авыл зиратын чистартырга булдык. Бердәм булып  үз инициативабыз белән акча җыйдык. Шул акчаларга зиратны чистарттык, коймаларны яңарттык.

Авылдышларыбыз Гомәрев Альберт, Чумаров Илдар абыйле-энеле Әнәс һәм Рәис Файзуловлар, Линар Галиев бу изге эшне башлап йөрделәр. Үзебезнең авыл, күрше Яңа Болгардан ир-егетләребезгә мәңгелек йортыбызны тырышып, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез.

Аларга һәм гаиләләренә исәнлек, саулык, тигез гаилә тормышы, кайгы-хәсрәт күрмичә, бәхетле гомерләр насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын, куандырсын”-ди Суфия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев