Рамазан аена туклану кагыйдәләре
Ураза - рухи яктан гына түгел, ә организмны чистарту, артык авырлыктан, шешенүдән арыну, хәтта организмны сәламәтләндерү өчен менә дигән мөмкинлек. Тик моны нык уйлап, менюны, режимны планлаштырып эшләргә кирәк.
Энергия җитәрлек булсын, витаминнар кытлыгы булмасын өчен, ә артык авырлык стресссыз китсен өчен гади кагыйдәләр:
Сәхәр - туклыклы һәм баланслы булырга тиеш. Әгәр сез сәхәрне калдырсагыз, организмда "энергияне сак тоту" режимы эшли башлаячак, метаболизмны акрынайтачак һәм организм май җыячак. Сәхәрдә ризык кабул итү бик мөһим. Ифтарны су эчүдән һәм хөрмә ашаудан башлагыз. Баш миенә ашказаны тулы икәнен аңлау өчен 20 минут кирәк. Көненә 1,5–2 л су эчегез, сәхәргә һәм ифтарга тигез итеп бүлегез. Кофе һәм каты ясалган чәй, татлы эчемлекләрдән, кыздырылган һәм гади шикәрләрдән сакланыгыз — алар кыска вакытлы күтәрелеш бирә һәм сусауны көчәйтә. Аш, йогырт, банан, ихтыяҗ буенча бераз тоз кулланыгыз. Физик йөкләнеш җиңелчә булырга тиеш, ифтардан соң яхшырак. Җитәрлек йокларга тырышыгыз. Хроник авырулар яки дарулар кабул иткәндә ураза тотуны Рамазанга кадәр табиб белән киңәшегез.
Картаясыгыз килмәсә һәм күтәренке рух өчен киңәшләр :
*тәмләткечләр: куркума, кара борыч, имбир, дарчин - метаболизмны тизләтә һәм авырлыкны арттырмаска ярдәм итә.
*төнлә 5-6 сәгать йокы + көндез 20-30 минут черем итеп алу - ябыгырга комачаулый торган кортизол дәрәҗәсен төшерә.
*ифтарга ризыкны артык тозламагыз.
*ифтардан соң бер сәгать саф һавада йөрергә тырышыгыз.
Уразада рөхсәт ителгән төп ризыклар: кызыл ит, фарш булса яхшырак, итне парда пешерү әйбәтрәк, тавык ите, йомырка, эремчек, табигый йогырт, балык; бодай, тары, карабодай, болгур, киноа, ясмык ярмалары; чикләвек; тулы бөртекле икмәк; чи һәм пешерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш (банан, алма, хөрмә, бер кашык бал белән пешкән алма); туңдырылган җиләкләр; зәйтүн мае; су, үлән чәйләре, ашлар, әйрән, морслар.
Рамазан ае барлык мөселман халкының өйләренә тынычлык һәм шатлык китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев