Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районыбыз яшьләренең уңышлары

Татар яшьләренең бөтендөнья форумы - Бөтен дөнья буйлап яшәүче татар яшьләрен берләштерүче иҗтимагый оешма.

Форум төрле юнәлештәге күп кенә проектлар оештыра. Бу проектлар Казанда, Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә генә түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә гамәлгә ашырыла. Проектның бер төре булып «Акыл фабрикасы» -гамәли белем бирүнең еллык мәктәп-проектлары һәм «Казан квест» уены тора. Хәзерге вакытта, дөнья күләмендәге проектларны берләштереп, яңа форматта чаралар үткәрү тенденциясе күзәтелә. Әлеге юнәлешне хуплап, проектларның сыйфатын күтәрү максатында «Акыл фабрикасы» һәм «Казан Квест» проектлары идеясе барлыкка килде.

 Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе М.Г. Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә “Казан квест”- татар телендә акыл уены һәм “Акыл фабрикасы” лекторияләре уздырды. Чара Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре вәкилләре, мәктәп укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары катнашында Милли китапханәдә узды. 

«Акыл фабрикасы» лекториясе кысаларында спикерлар үзләренең иҗади юллары турында сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә катнашучыларга квест узу мөмкинлеге бирелде. Квестның максаты - спикерлар белдергән татар телендә мәгълүмат кулланып, биремнәрне уңышлы үтәү.  

Безнең район яшьләре- Азизов Гадел (10 кл. «Октябрьский мәктәбе»), Шәфигуллина Айгөл (9 кл. Матюшино мәктәбе»), Казаков Тимур (10 кл. Матюшино мәктәбе») һәм аларның кураторы Салахова Алинә, квестта беренче урынны яулап, җиңүгә ирештеләр.

 Аларны җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев