Районда «Татарча диктант-2026» яздылар
24-26 апрельдә татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» масштаблы бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Акция дөньяның 31 иле һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән вәкилләрне берләштерә. Быел «Татарча диктант” бөтендөнья мәгариф акциясе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
"Татарча диктант" акциясе – грамоталылыкны тикшерү генә түгел, бәлки татар телен саклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буынга аңа мәхәббәт тәрбияләүгә һәм мәдәни мирас белән элемтәләрне ныгытуга мөһим адым да. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара теләге булган һәркем өчен туган телдә белемнәрен сынап карарга һәм аның байлыгына тагын бер кат кагылырга менә дигән мөмкинлек булды. Ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясе дөрес язуны, әдәби татар телен белүне арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән..
24, 25 апрель көннәрендә Кызыл Байрак, Яңа Юл, Мәмәтхуҗа, Вахит, Бакча Сарай авыллары мәдәният йортлары мәйданчыклары акциягә кушылырга һәм офлайн форматта «Татарча диктант» язарга теләүчеләрне кабул итте. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен Габдулла Тукайның "Бәхет" әсәре тәкъдим ителде. Текстны мәдәният хезмәткәрләре укыды.
Бу очрашу татар теленең байлыгына кагылу, үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү һәм милли мәдәниятеңә хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Мәдәният хезмәткәрләре туган теленә битараф булмаган һәм бу мөһим вакыйгада катнашкан барлык катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен белдерә. Татар телен саклап калу һәм үстерүгә омтылу - «Татарча диктант-2026» мәдәниятебезнең киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш кертү ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев