Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Районда иртә сабан һәм кузаклы культураларны чәчү төгәлләнеп килә

Авыл хуҗалыгы игенчеләр мул уңыш алу өчен ялсыз эшлиләр. Кырларда 15 492 гектарда чәчелгән инде — бу планның 73,6%. тәшкил итә.

Берүк вакытта көнбагыш чәчү бара. Бу культурада Беляков Евгений (330 га); Костюнин Александр (200 га); Рожков Сергей (100 га) идарәсендәге агрегатлар эшли.

Шулай ук культивацияләү, чәчү алдыннан эшкәртү  башкарыла — бу этаплар өчен Дмитрий Саблуков, Евгений Елхин, Алексей Саблуков һәм Александр Тюркин җаваплы. "Коргуза" ҖЧҖ механизаторлары аеруча тырышып эшлиләр. Алар аталы уллы Марат белән Мансур Галимовлар - 750 га, Кудашев Андрей һәм Юзаев Марат - 550 га. Орлык ташуда Тиханов Сергей, Полыскалов Александр һәм Галактионов Владимир бертуктаусыз хезмәт куялар.

Башка хуҗалыклар командалары да калышмый: «Заря» ҖЧҖнән Коноваловлар Петр һәм Андрей, Анохин Михаил һәм «Востокзернопродукт» АҖнән механизаторлар Кащеев Владимир, Андрианов Николай, Лобашев Валерий, Савельев Михаил эш темпларын арттыралар.

Җаваплылыклары һәм җирне яратулары өчен басу хезмәтчәннәренә түбәнчелек белән баш иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев