Районда игелек фонды оештырылды
Югары Ослан районында иҗтимагый файдалы үсеш фонды эшли башлады. Аның төп максаты - социаль әһәмиятле булган инициативаларга, мохтаҗларга ярдәм итү һәм хәйриячелекне үстерү.
Теләге булган һәркем услон.рф. фондының рәсми сайтына күчеп, үз өлешен кертә ала. Ярдәм теләсә нинди күләмдә кабул ителә, ә җыелган акчалар мөһим проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк. Өстенлекле юнәлешләр арасында – МХО сугышчыларына, аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук социаль әһәмияткә ия чараларны һәм программаларны финанслау.
Хәйриячелек - ул башкаларга ярдәм итү генә түгел, ә җәмгыять үсешенә үз өлешен кертү мөмкинлеге дә.
Инициативага кушылыгыз һәм зур яхшы, игелекле эшнең бер өлеше булыгыз. Без бергә күп изге эшләр эшли алабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев