Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда «Алдынгылар хәрәкәте» рәтләренә кабул итү узды

Беренче багышлау 20 октябрьдә яшьләр клубы базасында узды.

Анда Югары Ослан, Шеланга, Печище мәктәпләре һәм гимназия укучылары катнашты. Балалар  тантаналы рәвештә ант иттеләр һәм  хәрәкәтнең  атрибутикаларын алдылар.

Укучыларны чараның рәсми затлары һәм кунаклары сәламләде. 

Балалар багышлауның беренче өлешендә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен үрнәк булырга, хәрәкәт максатын һәм миссиясен бүлешергә, белем һәм ихтирамга омтылып үсәргә, буыннар хәтерен кадерләп сакларга, үз Ватаныбызга һәм бөтен җәмгыятькә хезмәт итәргә, хыялланырга һәм иҗат итәргә вәгъдә бирделәр.

 Соңыннан остазлар, Гөлфия Абдуллина һәм Артем Макаров, укучыларга күкрәк билгеләре һәм беләзекләр тапшырдылар. Нәкъ менә шушы ике атрибут оешма символларына әйләнде.

 Тантана "Беренчеләр хәрәкәте" флешмобы белән тәмамланды, аңа балалар үзләре дә, рәсми затлар да кушылды. Киләчәктә мондый бәйрәмнәрне һәр ай саен үткәрергә планлаштыралар.  

Рәсми өлештән соң да балалар таралырга ашыкмадылар, гомуми ышаныч даирәсендә алар үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм көзге каникулларга чаралар планын төзеделәр. Укучылар "Безнең хәтер” музеенда экскурсиядә булдылар, соңыннан бергә гитарага кушылып җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев