Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары өчен терлекләрне кышлату чоры башланды.
Агымдагы елның 10 аенда район фермаларында 125843 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 106% тәшкил итә. Район буенча бер сыердан уртача савым 5630 кг. Сатып алу бәяләре узган елгы саннарга чагыштырмача түбән булуга карамастан, фермерлар сөт җитештерү күләмнәрен саклап кала алдылар.
Терлек һәм кош ите җитештерүдә дә уңай динамика күзәтелә. Җитештерелгән итнең гомуми күләме 16176 центнер тәшкил итә, бу 2025 елга карата 128%. Мөгезле эре терлек итен җитештерү буенча иң зур үсеш «Коргуза» ҖЧҖ терлекчеләрендә (2025 елга карата 162%). Шулай ук кош ите җитештерүдә дә тотрыклы үсеш бара.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХ җитәрлек күләмдә азык әзерләгәннәр: печән — 11406 тн, сенаж — 19929 тн һәм силос — 16584 тн.
Нет комментариев