Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район китапханәсендә Диас Вәлиевнең 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Драматург, прозаик, җәмәгать эшлеклесе, философ, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Диас Вәлиев, 1938 елның 1 июлендә Арча районында туган.

Район үзәк китапханәсендә укучыларны Диас Вәлиевның тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы “Төп темага тугрылык” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәбиятта аның таланты драматургия өлкәсендә аеруча ачык күренә. Аның әсәрләренең геройлары хакыйкатьне даими эзләүдә, алар әхлакый камилләшүгә омтыла. Әсәрләрнең теле якты һәм үзенчәлекле. Иң зур уңышны язучыга "Сиңа тормыш бүләк итәм" пьесасы китерә.

Аның күп кенә әсәрләре татар телендә басылып чыга һәм куела, белорус, украин, чех, азәрбайҗан һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Китапханәдә булганнан соң, укучылар аның әсәрләрен укып кына калмыйча, Диас Вәлиев тормышындагы фактлар белән дә таныша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев