Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Район илнең яшел мирасына үзенең өлешен кертә

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә актив катнашты. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы геройларының һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.

Алар Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм Татар Борнашы урта мәктәбе укучылары белән әлеге оешмаларның территориясендә алма һәм чия үсентеләре утырттылар.

Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күп күңелле мизгелләр китерде. Һәркем Бөек Ватан сугышы геройларына тере һәйкәл булдыруга үз өлешен кертте. Балалар зурларга чокырлар казырга, су ташырга, үсентеләрне тотып торырга булыштылар. "Утыртылган һәр агач - җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү символы. Без балаларыбызга коточкыч сугыш, ата-бабаларыбызның җиңүе хакында дөреслекне сөйләп бирергә тиешбез. Әлеге акция рәхмәт һәм киләчәк турында кайгырту символына әверелде: һәр үсенте - ул тере һәйкәл һәм илнең яшел мирасына өлеш кертү.

Акциядә катнашучылар «Заря» ҖЧҖ оешмасына биргән үсентеләре өчен рәхмәт белдерә, аларга алга таба да эшләрендә зур уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев