Район фермаларында терлекләрне кышлату уңышлы бара
31 нче гыйнварга булган оператив мәгълүматларга караганда, Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары гыйнвар аенда 1227 тонна сөт җитештергәннәр. Бу 2024 елның гыйнварына караганда 1% ка кимрәк.
Сыер сөтен тулаем җитештерү 8 тоннага кимегән. Бер сыердан уртача савым 572 кг тәшкил итә. Савым буенча алдынгылар рәтендә «Коргуза " ҖЧҖ тора, алар 453 тонна сөт сауган. «Агро» КШ АҖ һәм «Заря» ҖЧҖ терлекчелек хуҗалыкларында сөт җитештерү сизелерлек кимегән.
Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру өчен районыбыз оешмалары һәм фермерлары сыйфатлы азык әзерләделәр. Шартлыча 1 баш терлеккә барлыгы 23,9 терлек азыгы туры килә.
Савым сыерлары санын яңарту да дәвам итә. “Коргуза” ҖЧҖ Киров өлкәсеннән 100 баш нәселле тана сатып алган. Бүгенге көндә әлеге терлекләр карантин чаралары уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев