Район башлыгы Евгений Варакин урып-җыюга әзерлекне тикшерде
Бүген Югары Ослан районында район башлыгы Евгений Варакин азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Киңәшмәдә урып-җыю эшләренә әзерлек, механизаторлар белән тәэмин ителеш, матди кызыксындыру шартлары, шулай ук куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Евгений Анатольевич хуҗалыкларның ындыр табакларын һәм складларын ашлык кабул итүгә әзерләүне төгәлләргә, эшчеләрне оешкан төстә һәм тиз җыеп алу өчен мобилизацияләргә, хезмәт хакы бәяләрен яңадан карарга, механикалаштырылган күчмә ремонт звенолары һәм эшчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүне оештырырга кушты.
Бүгенге көнгә урып-җыюга 29,266 гектар кыр әзерләнгән, шуларның 10,481 - бөртекле һәм кузаклы, 18,785 га – техник культуралар. Урып-җыюда районның 19 комбайны һәм «Август» ҖЧҖенең 36 берәмлеге катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев