Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Печищи балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

Сабантуй кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү, анда милли җырлар, биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынып тормый.

Печищи балалар бакчасында “Саф” төркеме тәрбиячеләр белән бергә  татар халкының яраткан бәйрәмен –Сабантуй үткәрделәр. Ул балалар өчен бик күңелле узды. Балаларга кунакка милли киемнән татар кызы –Айгөл һәм Фәнис-батыр килделәр. Тәрбияче Минзирә Әмирҗан кызы яшь катнашучыларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләде.

Бәйрәмдә барлык балалар да бик теләп, кызыксынып катнаштылар. Алар милли уеннарда үз осталыкларын күрсәттеләр: “Чүлмәк вату”,”Капчык киеп йөгерү”, “Чиләк белән йөгерү”, “Бау тарту” һәм бик күп башка уеннар. Балалар өчен иң авыры- бәйләнгән күзләр белән чүлмәккә эләгү булды, алар бу сынауны да бик тырышып үттеләр. Ахырдан “Саф” төркеме гармунчысы Фәнис Җиганшин Сабантуйда катнашучы сабыйларны милли көйләр уйнап биетте, җырлап әйлән-бәйлән  дә уйнадылар.

Сабантуйда катнашучы балаларның  татар халкының милли бәйрәме турында онытылмаслык  хәтирәләр озак еллар сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев