Печищега цирк килде
Цирк - ул һәрвакыт шаян көлү, уңай хис-кичерешләр. Цирк тамашалары озакка яхшы кәеф бүләк итә һәм онытылмаслык тәэсирләр калдыра.
Печище авылы мәдәният йортында балалар һәм аларның әти-әниләре Пенза циркы артистларын шатланып каршы алдылар. Дәртле клоун - үзенең юморы һәм осталыгы белән барлык тамашачыларның йөрәкләрен яулап алды. Аның шаяртулары һәм трюклары олыларны да, балаларны да көләргә мәҗбүр итте. Ул сәхнәгә иң актив тамашачыларны чакырып, аларны чын артистларга әверелдерде. Барлык номерлар да вак-төяккә хәтле уйланылган һәм онытылмас тәэсир калдырды. Зал шат көлүләрдән һәм эмоцияләрдән тынып тормады. Һәр номер хисләр һәм онытылмас тәэсирләр давылын бүләк итте.
Ә сәхнәдә экзотик хайваннар пәйда булгач, балалар тынып рептилияләрне күзәтеп тордылар, аларны якыннанрак күрделәр, хәтта сыйпап, алар белән фотога да төшә алдылар. Сәхнәгә озын буйлы Капибара курчагы чыгып, барлык балаларны сәхнәгә чакыргач, шатлыкның чиге булмады. Барысы бергә дәртле музыкага биеделәр һәм әлбәттә истәлеккә фотога төштеләр.
Цирк артистларының чыгышы барысына да шатлык китерде, барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев