Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда җылы очрашу узды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Печище авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның хатыннары һәм әниләре җыелды.

«Йөрәк көтә, ә тыл ныгый» дип исемләнгән кичә алар өчен җылылык бүләк итү һәм көндәлек тормышта күренми торган батырлыклары өчен рәхмәт әйтү өчен оештырылды.

 Чараны оештыручылар хатын-кызларга рухи көч һәм сабырлыклары өчен җылы рәхмәт сүзләре белән истәлекле бүләкләр һәм беренче язгы чәчәкләр -лаләләр тапшырдылар. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китапханәче Юлия Нургалиева һәлак булган геройларга багышланган презентация үткәрде, ә соңрак кунаклар алар хөрмәтенә оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Әмма очрашуның төп максаты моңсу уйлар түгел, ә хатын-кызлар өчен авыр халәттән арыну һәм күңелдә җыелган борчуларны белдерү мөмкинлеге иде. Алар өчен Эбру техникасында суда рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Талгын көйләр тыңлап, геройларның хатыннары һәм әниләре кабатланмас бизәкләр ясадылар, буяуларга үзләренең хисләрен, борчуларын һәм өметләрен салдылар.

Кичә күңелле чәй эчү белән тәмамланды. Бер өстәл артында, бер-берсен сүзсез аңлаучылар арасында, хатын-кызлар хатирәләре белән уртаклаштылар.

Очрашуны «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Печище мәдәният йорты һәм җирле китапханә оештырды. Кичәне оештыручылар чараны җылы итәргә ярдәм иткән һәм хатын-кызларга игътибар һәм чәчәкләр бүләк иткән иганәчеләргә аерым рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев