30 сентябрьдә безнең ил яңа истәлекле көнне – Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көнен билгеләп үтә.
Бу истәлекле дата уңаеннан Печище авыл мәдәният йортында «Россия белән бердәмлектә» патриотик сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуын, бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең, халыкара хокук нигезендә тавыш биреп, яңадан зур илнең - Россиянең бер өлеше булу теләген хуплауларын сорап мөрәҗәгать итүләрен белделәр, һәм Россия бу үтенечкә уңай җавап бирде.
Бергәләп референдум, федерация кебек яңа терминнарны тикшерделәр, Ватан, туган ил сүзләрен ничек аңлаулары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Аннары балалар «Бер ил - бер тарих» танып-белү викторинасында шатланып катнаштылар. Сорауларга җавап биреп, бик күп кызыклы фактлар белделәр.
Әлеге чараның максаты - үз Ватаныңа карата горурлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү. Чара бердәм дискотека белән тәмамланды.
Нет комментариев