Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда батырлык дәресе узды

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 2007 елда РФ Дәүләт Думасы карары белән билгеләнде.

Бу көнне илебездә СССР һәм РФ Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, күренекле эшләре, батырлыклары илебез тарихына мәңгегә язылачак кешеләрне хөрмәтлиләр.

Печище төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен батырлык дәресе үткәрелде. Чараны «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Решетова Анжелика һәм Татарстан Республикасы сугыш инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Югары Ослан җирле бүлеге рәисе Сергей Плеханов әзерләделәр һәм үткәрделәр. Бөек Ватан сугышы геройлары турында музей җитәкчесе сөйләде. Әфган сугышы һәм якташларыбызның батырлыклары белән Сергей Плеханов таныштырды. Биш якташыбызның «Кызыл Йолдыз» ордены белән, шуларның дүртесе үлгәннән соң, бүләкләнүен искә алдылар.

Сугыш... бик куркыныч сүз. Ул сугышның тыныч вакытта да булуы белән аеруча куркыныч. Шуңа күрә чарага МХО, хәзер алгы сызыкта булган якташлар һәм Ватанны саклаганда һәлак булганнар турында безнең көннәрдә актуаль булган теманы да игътибарсыз калдырмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев