Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда җәйне куркынычсыз үткәрү турында сөйләштеләр

Печище авылы янында «Балачак иминлеге» оператив-профилактик чарасы кысаларында «Уеннар кәрҗине» күңел ачу программасы үтте.

Җәй - ул искиткеч вакыт, күңелле һәм шатлыклы чор, ул вакытта балалар күп вакытларын өйдә, урамда, яшьтәшләре арасында үткәрәләр. Җәй күңелсез нәтиҗәләрсез узсын өчен, һәр бала ял вакытында куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен белергә тиеш.

Очрашу башында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән көнкүрештә, юлда, транспортта, су объектларында үз-үзеңне тоту, табигать белән имин аралашу кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Аннары балалар мавыктыргыч конкурслар, күңелле хәрәкәтчән халык уеннары дөньясына чумдылар. "Диңгез дулкынлана", «Ашарга ярый, ярамый», «Күз бәйләү», «Штандер» уеннарын уйнадылар.

Вакыт бик тиз һәм сизелмичә, кызыклы, мавыктыргыч үтеп китте һәм балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев