Печище балалары кояшлы көнгә елмаеп карый
1 май көнне Печище авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кояшлы көнгә елмаеп карыйк!» чарасы үткәрделәр. Ул 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланды.
Күп еллар дәвамында 1 Май Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне булып саналган. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре халыкның бәйрәм рухын күтәрергә һәм аларга 1 Май эмблемаларын тапшырырга булдылар. «Оста куллар» түгәрәге балалары белән бәйрәм тарихы турында сөйләштеләр, элек балаларның өлкәннәр белән бергә демонстрацияләргә йөрүләре, вакыт һәм вакыйгалар үтү белән исем, мәгънә ничек үзгәрүе турында искә төшерделәр. Бүген Беренче Май тынычлык һәм татулык көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Аннары балалар белән бергә 1 Май эмблемаларын ясадылар, һәм Май бәйрәмендә аларны халыкка изге теләкләр белән тапшырдылар.
Халыкның бүләкләр өчен күтәренке кәеф белән балаларга рәхмәт белдерүләре бик күңелле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев