Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Пар канатлар

8 декабрьдә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә “Пар канатлар” дип аталучы Гаилә бәйрәме узды.

Киләсе 2024 ел Россия Федерациясендә РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Гаилә елы дип игълан ителде, шул уңайдан  Бөтендөнья татар конгрессы гаилә елына старт бирде.

Биредә «Тату гаилә - бәхетле гаилә», «Гаиләм - бәхет ачкычым», «Гаиләм – минем терәгем», «Гаиләм – минем дәүләтем» дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде.

Чарада Чувашия республикасыннан, Ульяновский шәһәреннән, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Сарман, Әлки, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы, Түбән Кама районнарыннан һәм  Казанда яшәүче үрнәк татар гаиләләре катнашты.

Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, “Пар канатлар” проекты, Россия кооперация университеты оештырды. 

Үрнәк татар гаиләләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Дәнис Шакиров, Россия кооперация университеты ректоры, ТДСның “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов сәламләде.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды әгъзасы Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең җырларын бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды чарада катнашкан һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды. Гаилә кыйммәтләре турында фикер алышулар чәй өстәле янында да дәвам итте.

Гаилә бәйрәмен Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барды.

Югары Ослан районыннан бәйрәмдә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медале белән бүләкләнгән Минһаҗевлар гаиләсе катнашты. Алар районыбызда  күпләргә үрнәк булып тора.  Әлфия Минһаҗева Югары Ослан районы Башкарма комитетының эшләр буенча идарә җитәкчесе, аның тормыш иптәше Зәки Зиатдин улы - Югары Ослан районының баш архитекторы. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә оныкларына яраткан әби-бабай. Әлфия һәм Зәки Минһаҗевлар  үз нәселләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ата-бабасыннан мирас булып калган намазлык, 13 буын шәҗәрә агачын да алып килгән иделәр. Нәсел агачын Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә тапшырдылар.

Кичә катнашучыларның истәлеккә бергә фотосүрәткә төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев