Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Островок надежды” хезмәткәрләре конкурста җиңү яуладылар

Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Островок надежды” комплексы үзәге вәкилләре хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган оешмалар арасында “Оешма җитәкчесе һәм профсоюз оешмасы рәисе-хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар” дип аталган конкурста катнаштылар.

Конкурсның өч этабын да узып Үзәкнең җитәкчесе Наташа Сигаева һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Эльвира Сафиуллина өченче урынны яуладылар. Алар дәүләт оешмалары һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының  Татарстан буенча комитетының Дипломына лаек булдылар.

Директорыбызның оста җитәкчелеге, эшлекле һәм шәхси сыйфатлары аркасында безнең коллектив дус, көчле, бердәм һәм без авырлыклардан курыкмыйбыз. Алда безне яңа бурычлар көтә, аларны без бергәләп хәл итәргә, яңа үрләр яуларга омтылачакбыз,- диләр алар бертавыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев