Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Островок надежды» комплекслы үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» (Школа ухода) эшли

Анда дәресләр авыру яки яше аркасында үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар кичерүче аз мобильле гражданнарны тәрбияләүче туганнарның, социаль хезмәткәрләрнең гомуми тәрбия күнекмәләренә өйрәтү өчен каралган.

Дәресләр төрле төркем өчен эшләнгән план буенча  индивидуаль рәвештә өй шартларында  уздырыла. Уку барышында төрле формалар: лекцияләр, консультацияләр, индивидуаль әңгәмәләр, практикумнар кулланыла.

Ел башыннан "Тәрбия мәктәбе"ндә аз хәрәкәтле гражданнарны тәрбияләүче 40 кеше тәрбия бирүнең теоретик һәм практик күнекмәләренә һәм алымнарына, туклану, шәхси гигиена кагыйдәләренә, тернәкләндерүнең техник чараларыннан һәм башка ярдәмчел чаралардан файдалануга  өйрәтелгән.

"Безнең бурыч - тәрбиягә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, гаиләдә мөмкин кадәр уңай шартлар һәм психологик атмосфера булдыру. Эшебезнең нәтиҗәсе булып  без социаль хезмәт алучылардан һәм аларның туганнарыннан рәхмәт сүзләре ишетәбез", - дип сөйләделәр "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев