Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Островок надежды” белгечләре бәйрәмгә килә алмаган кечкенә дусларына кунакка килделәр

Әкият геройлары костюмнары киеп, алар мөмкинлекләре чикле булган балаларга кунакка килделәр, бүләкләр тапшырып бергәләп күңел ачтылар.

Балалар һәр елны үзәк белгечләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Көндезге төркемгә йөрүче балаларны да онытмыйча яннарына бардылар. Әле  алар арасында туган көнен билгеләп үтүче бала да бар иде, аңа бәйрәм торты тапшырдылар, чын күңелдән котлаулар яңгырады.

“Дусларыбыз йөзендә елмаю һәм шатлык күрү, өйләренә бәйрәм бүләк итү, безгә үзебезгә дә шатлык”- дип билгеләп үтте бүлек мөдире Эльвира Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев