“Островок надежды” адаптация программасы үткәрә
Көндезге төркемдә катнашучыларны социаль-көнкүреш адаптациясе программасы кысаларында җәен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Җәй - ял итү өчен менә дигән вакыт, ә су - организмны сәламәтләндерүнең гаҗәеп чарасы. Әмма коену бары тик үзеңне хәвефсез тотканда һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен кулланган вакытта гына файдалы.
“Островок надежды” комплекслы үзәк белгечләре белән төркемдә катнашучылар Югары Ослан пляжында булдылар, җәйге матур вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Алар ялдан һәм әйләнә-тирә табигатьтән ләззәт алдылар, шулай ук җәй көне суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кирәкле очракта суда һәм әйләнә-тирәдәгеләрдә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белергә кирәклеген дә өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев