Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өметбаевлар хезмәт династиясе

Табиблар, педагоглар, игенчеләр, эшчеләр, хәрбиләр династияләре бар. Аларның яраткан һөнәрләрен балалары дәвам итә. Династияләр үз эшләрен бик теләп һәм бирелеп шөгыльләнгән гаиләләрдә генә барлыкка килә. Ул вакытта балаларда булачак һөнәрне сайлаганда сораулар тумый.

Династияләрнең һәркайсы уникаль: бу төрле буын кешеләре, кабатланмас тормыш тарихлары.    

Шундый гаилә булып Яңа Юл авылында яшәүче Өметбаевлар гаиләсе тора, анда династиянең беренче буыны Җиһаннур абый һәм Фатыйма апа булган, алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиһаннур Хәйрулла улы (1931-2012) алтын куллы оста, гомере буе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләгән, җирен сөргән, чәчкән, уңышын җыйган. Авылның  һәр йортында аның үз куллары белән ясаган хуҗалык әйберләре (сәнәк, көрәк, чалгы һ.б.) әлеге көнгә кадәр кулланыла. Ул кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел, тормышта активист була.  Әле ул тимерче булып та эшләгән, аның катнашы белән чишмә, кое, зират территориясе дә төзекләндерелгән. Хезмәтендәге югары күрсәткечләре өчен ул хөкүмәт бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, берничә тапкыр мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары алган, социаль ярышларда җиңүче булып танылган. Ә 1980 елда «Районның иң яхшы механизаторы» исеменә лаек булган. Аның хатыны Фатыйма апа совхозда сыер савучы булып, соңрак төрле эштә эшли.

Әтисенең үрнәген истә тотып, улы Айдар армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң туган совхозында механизатор булып эшли башлый, анда бүгенге көнгә кадәр хезмәт куя. Хатыны Инесса белән бергә ике бала үстергәннәр. Үзләренең  әти-әниләре кебек үк, алар да үз балаларында хезмәткә һәм кече ватаннарына мәхәббәт тәрбияли алганнар. Өметбаев Айдарның хезмәте шулай ук хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнгән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен берничә тапкыр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, 2016 елда иң яхшы механизатор номинациясе дипломы, 2021 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Өметбаев Айдар үз авылларының барлык чараларда да шулай ук актив катнаша һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә һәрвакыт булышырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев