Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында спортны яраталар

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында спорт бәйрәме узды.

Тәрбияче Ксения Хваткова һәм хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич яшәүчеләр өчен бай һәм кызыклы программа оештырдылар. Чараны скандинавия йөрешеннән башладылар, аннары, берничә командага бүленеп, социаль хезмәтләр алучылар боулинг, гольф уйнадылар. Барысы да чын күңелдән үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр, дәртләнеп беренче булырга тырыштылар. Традиция буенча дуслык җиңде.

"Барлык катнашучылар да үзләренә энергия тупладылар, хәрәкәтләнүнең шатлыгын тулысынча тоя алдылар, - ди белгечләр. Мондый чаралар-интернатта социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны савыктыру һәм аларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбияләү буенча эшләнгән программаның мөһим өлеше. Аңа профилактик лекцияләр, әңгәмәләр, саф һавада хәрәкәтчән уеннар да кертәбез. Болар барысы да безнең тәрбияләнүчеләребезне актив тормышка, һәм иң мөһиме, үз сәламәтлекләрен кадерләргә һәм сакларга юнәлтә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев