Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Октярьский балалары бәйрәмгә бүләкләр иҗат иттеләр

Ватанны саклаучылар көне - әтиләр, бабайлар һәм малайлар бәйрәме. Россиядә бу көнне барлык ир-атларны котлау традициясе барлыкка килде, эшчәнлек төренә һәм яшенә карамастан, һәр ир-ат Ватанны саклаучы булып тора.

23 февральгә балалар, туганнарын сөендерер өчен, үз куллары белән кадерле бүләкләр - открыткалар ясыйлар. Әлеге бәйрәм кысаларында Октябрьский авылы мәдәният йортында "Россия горурлыгы - аның уллары" скрапбукинг техникасында бәйрәм открыткасы ясау буенча иҗат сәгате узды.

Дәрес барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның мөһимлеге һәм әһәмияте, ата-бабаларыбызның яраткан Ватаныбызның бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Мондый әңгәмәләр балаларда хәрби кешегә, формада булган кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли һәм патриотик хисләр үстерә. Балалар үзләренең фантазияләрен һәм иҗатларын күрсәтеп, туганнарына һәм яраткан әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк ителәчәк матур открыткалар ясадылар. Мондый бүләк алу һәр кешегә бик күңелле булачак, чөнки бу эшләнмәгә һәркем үз күңеленең бер өлешен салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев