Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьскийда башкорт халкы яшәеше белән таныштылар

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең ата-аналары өчен агач такталарга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Ул «Башкорт мәдәнияте һәм аның гореф-гадәтләре. Башкорт бизәкләре» шигаре астында узды.

Чараның максаты Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын башкорт мәдәнияте үзенчәлекләре һәм аның традицияләре белән таныштыру иде.

Анда өлкән төркем тәрбиячесе ата-аналарга башкорт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше үзенчәлекләре турында сөйләде, милли киемнәрне, шулай ук бизәк элементларын, орнаментларны җентекләп күрсәтте. Аннары ата-аналар үзләре ошаган бизәкле такталарны сайлап алып, аларны буядылар. Агач такталарга башкорт бизәкләре төшерү - ул традицион декоратив-гамәли сәнгать, ул үзенчәлекле көнкүреш әйберләрен ясарга мөмкинлек бирә. Элек башкортлар орчыкларны, тоз савытларын, сандыкларны шундый бизәкләр белән бизәгәннәр, ә хәзер — шул исәптән кухня такталарын да бизиләр.

Мастер-класста традицион башкорт торагы– тирмәсе, аның үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше, башкорт милли костюмнары турында сөйләнде, башкорт бизәкләренең элементларның әһәмияте белән таныштырылды.

Тәрбияче балаларның әти-әниләре белән күрше Башкортстан Республикасы мәдәнияте үзенчәлекләре, аның традицияләре һәм колориты белән уртаклашты. Башкорт мәдәнияте мохитына чуму өчен «Башкорт мәдәнияте һәм аның гореф-гадәтләре» презентациясе әзерләнде. Башкортларның үткәндә ничек яшәвен күрсәтте, традицион торак-тирмә, аның үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше, шулай ук башкортларның милли костюмы турында сөйләде, хикәяне иллюстрацияләр белән озата барды. Башкорт орнаментына, бизәкләренә җентекләп тукталды, элементларын карадылар, аларның сакраль әһәмиятен ачтылар. Аннары әзерләнгән такталарга ата-аналар тәрбияче җитәкчелегендә аларны бизәделәр. Мастер-класс җылы, тату һәм илһамландыргыч мохитта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев